Дамир Гарифуллинның яңа китабы турында

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
2015 елның 9 февралендә Сарман җирле радио эфирында районыбызның иң мөхтәрәм кешеләренең берсе булган Дамир Гарифуллинның әдипләр әйтмешли, яңа гына табадан төшкән , “Истәлегем- бүләгем” дип исемләнгән китабын МБУ Сарман “Үзәкләштерелгән китапханә” библиографы Гөлнур Мадьярова тәкъдим итте.Әдипнең шигырьләрендә чын тормыш сүрәтләнә . Автор үз иҗатында өлкәннәр һәм яшьләр мөнәсәбәте, ата-ана һәм сөйгән яр, мәхәббәт, туган як ,авыл тормышын чагылдырган темаларга игътибар бирә.Дамир абыйның иҗаты җырлап тора. Аның шигырьләренә Роберт Андреев, Фәрип Хатипов, Ифрат Хисамов, Нәҗип Бәдретдинов һәм башкалар көйләр иҗат иткән. 784 биттән торучы бу саллы китап халыкның күңел кылларын тибрәтер .Дамир Гарифуллинның “Истәлегем – бүләгем” китабын олысы да кечесе дә яратып укыр дип ышанабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International