Расиха Гыйльфанова белән очрашу

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Әдәбият елы кысаларында “Шәфкать” комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Үзәк китапханә хезмәткәрләре белән бергә “Әдәби кунакханә”дә “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Расиха Миннегали кызы Гыйльфанова белән очрашу булды. Расиха Гыйльфанова“Чал гомернең алтын көзе” һәм “Күңел буаларын ярдым “китаплары авторы. Расиха ханым тормышта бик итагатьле, тыйнак. Иҗатыннан яктылык бөркеп тора. Табигате белән сабыр, гади, жор телле шагыйрә әдәбиятыбыздда җуелмаслык тирән эз калдырырлык итеп халкына һәм туган теленә хезмәт итә. Шигырьләре хис- кичерешләргә бик бай,алардан гүя моң сирпелә.Очрашуда әдипнең шигырьләре укылды һәм җырлар яңгырады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International