10 март көнне Сарман район мәдәният йортының “Таңсылу” балалар халык театры Туфан Миннуллинның «Акбай һәм сарык малае» әсәре белән Мөслимдә үткән балалар театр коллективлары һәм курчак театрларының XV Республика “Иделкәем” конкурсының зона сайлап алу турында катнашты. 2 пәрдәлек бу әсәрне сәхнәгә Илмира Салихова куйды. Коллектив Катнашу һәм башкару осталыгы өчен Диплом белән бүләкләнде.