Батырлык дәресләре

2015 елның 13 марты, җомга

Иске Кәшер урта мәктәбендә  Батырлык дәресләре үтте. Барлык классларда иртәнге якта класс җитәкчеләре Бөек Ватан сугышы темасына класс сәгатьләре үткәрделәр. Укучылар сугышның халыкка китергән зыяны турында, җимерелгән шәһәрләр, авыллар, миллионлап киселгән гомерләр турында  документаль фильм карадылар. Укучылар өчен бу дәрес фашизмның  куркыныч чынбарлыгын аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International