28 март көнне Иске Кәшер мәдәният йортында “Асылташ” балалар фольклор ансамбле «Моңлы тамчы» III Республика фестивалендә катнашты, фестивальнең беренче өлеше Карабаш эшчеләр поселогында узды. “Асылташ” “капка төбендә кич утыру” программасы белән чыгыш ясады. Катнашучыларны иртәнге һәм төшке аш белән сыйладылар. Икенче өлеше Бөгелмә шәһәрендә узды, музейга экскурсия, уенлы күңел ачу программасы балаларга бик ошады. Гала-концертта һәр балага истәлек бүләге һәм коллективка Диплом тапшырылды.