Балалар китапханәсе яңалыклары

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
Язгы каникул вакытында, үзәк балалар китапханәсендә, балалар тавышы бер генә минутка да тынмады. Ялларны кызыклы һәм файдалы үткәрү максатыннан китапханәчеләр һәр көнне төрле масса – чаралар үткәрде. Актив укучыларыбыз китаптагы әдәби геройлар, әкият дөньясы белән таныштылар. Кечкенәләргә “Таңбатыр әкияте” буенча викторина бик ошады. Шулай ук каникулда китапханәчеләр балаларны яңа кайткан “Мурзилка “, “Ялкын”, “Веселые картинки” журналларының тарихы матур рәсемнәр ясалган «Тылсымлы куллар», «Непоседа», «Принцесса», «Тошка” журналлары белән таныштылар, Р. Батулланың “Шаян бака”, “Куян тотучы мырый”, “аю баласы Әппәс” әкиятләрен тыңладылар. Каникул балалар китапханәсендә табышмаклар ярышы белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International