9 май көнне Бөек Җиңүнең 70-еллыгын каршылаганда Казан шәһәрендә реконструкциядән соң Җиңү паркы ачылу тантанасы булды. Бу тантанада вакытлыча Татарстан Республикасы Президентының вазыйфасын башкаручы Р.Н.Минниханов, республика җитәкчеләре һәм Республиканың 70 яшь пары катнашты. Безнең районнан бу тантанада Рамиль белән Альбина Агелтдиновлар гаиләсе катнашты.
Бүген IV чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының XXVI утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргәҗәм улы Салихов, сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджи улы Гаджиев, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Рафинант улы Мостафин катнашты.