Мобиль бригада план нигезендә Җәлил бистәсенә чыкты.

2015 елның 13 ноябре, җомга

11 ноябрь көнне «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә оешкан  Мобиль бригада план нигезендә Җәлил бистәсенә чыкты.

 Эшче группа составында үзәк директоры Х.Т.Фарукшин, санитар-гигиена табибы М.Р.Гимранов, бүлек мөдире Г.Р.Рафиковалар бар иде. Табиб өлкәннәргә азык-төлекнең сыйфаты, аларны яраклылык вакытын дөрес итеп саклау мөһимлегенә басым ясады. Белгечләр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә “социаль пакет”ның мөһимлеген төшендерүче әңгәмәләр алып бардылар. Аның өстенлекләрен аңлаттылар. Соңыннан хезмәт күрсәтүчеләрнең барысы да реабилитация узу өчен (дәвалану өчен) үзәккә чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International