5, 6 март көннәрендә район мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык-2016” XVI ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры үткәрелде.
Анда Сарман, Зәй һәм Түбән Кама районнары һәм шәһәрләренең яшь талантлары катнашты. 5 яшьтән 21 яшькә кадәрле балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр берничә – “Хорео-графия”, “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләр” һәм “Конферанс” номинацияләрендә үзара көч сынаштылар. Аларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде. Аңа Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина рәислек итте. Жюри составында мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре союзы әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең генераль продюсеры, жюри рәистәше Дмитрий Туманов, Татарстан Республикасының атказанган артисты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе алып баручысы Илфат Абдрахманов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының заманча һәм спорт-бал биюләре кафедрасы өлкән укытучысы Айрат Баһаветдинов, Татарстан Республикасының халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты, Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле баш балетмейстеры Раилә Гарипова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Йолдызлык” РММОсы директоры Айдар Гайнетдинов, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, “ЗөЛәйЛә” триосы солисткасы Ләйсән Закирова, халык депутаты, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең балалар һәм яшьләр программалары редакторы Резеда Хәсәнова, шулай ук Мәскәүдән “Сәхнә тәҗрибәләре үзәге” мәдәният һәм сәнгатькә теләктәшлек итү региональ иҗтимагый үзәге президенты Владимир Аносов бар иде.
Конкурсантларны иң элек Нурия Хашимова сәламләде.
– Фестиваль 16 нчы тапкыр үткәрелә. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажлыгында үткәрелә торган бу фестивальгә рәхмәт әйтергә кирәктер. Безнең балалар дөньяның теләсә кайсы почмагында югары дәрәҗәдә чыгыш ясый алалар. Бу – зур мәртәбә. Сарманга килгәндә, ул – бик күп сәнгать әһелләре, язучылар биргән төбәк. Сарманлылар төрле тармакларда тырыш хезмәт тә куялар. Бу – район башлыгы Фәрит Хөснуллинның халык белән бергә эшләве нәтиҗәсе. Әти-әниләргә, укытучыларга рәхмәт, сез балаларны матурлыкка өйрәтәсез, - диде ул.
Ә район җитәкчелеге һәм халкы исеменнән фестиваль кунакларын район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова сәламләде.
Ике көн дәвамында жюри әгъзалары 1000 гә якын конкурсантның чыгышларын карадылар. Ә районнан фестивальдә барлыгы 250 бала катнашты. Ике турдан торган киеренке бәйгедән соң, ниһаять, нәтиҗә ясалды. 6 март көнне кич белән гала-концерт булды.
Сарманлылар барлыгы 21 призлы: җиде – I, ун – II, дүрт III урыннарны һәм бер “Иҗади дәрт өчен” дигән махсус приз алдылар. “Вокал-соло” номинациясендә – Әлфиназ Бәдертдинова (Сарман), Рәмилә Хөсәенова (Мортамак), Рания Зарипова (Сарман), Динә Кыямова (Мортышбаш), Элина Абдуллина (Җәлил) – I, Раяна Масалимова, Гүзәл Яһудина, Аделина Рожко, Эльвина Гыйбадуллина, Диләрә Кәлимуллина (Җәлил), Дилә Кыямова (Мортышбаш), Айрат Хәйруллин (Нөркәй) – II, Рада Латыйпова (Сарман) III урыннарны алдылар. “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә “Импульс” дуэты (Җәлил) һәм “Юлдаш” триосы (Сарман) – II, “Шатлык”, “Карлыгач” (Сарман) III урынга лаек булдылар. “Хореография” номинациясендә – “Ясмин” (урта төркем, Сарман) – I, “Умырзая” (кече төркем, Сарман) һәм “Карамель” (урта төркем, Җәлил) II урыннарны ала алдылар. “Конферанс” номинациясендә Әдилә Әскарова (Сарман) – I, Эмиль Нуриев (Җәлил) III урынга лаек дип табылды. Махсус призга “Хореография” номинациясендә кече төркемдә чыгыш ясаган “Яз” (Сарман авылы) коллективы лаек булды. Гүзәл Яһудина белән Әдилә Әскаровага, оештыручыларның истәлекле бүләкләреннән тыш, спонсор – “Мелита” мех фабрикасының натураль туннары тапшырылды.
Фестиваль кояш дискотекасы белән тәмамланды.
11-15 апрель көннәрендә Казанда үткәреләчәк суперфиналга исә 145 конкурсант һәм аларның 12 җитәкчесе чакырылды. Болар – призлы урыннар алучы хореографик коллективлар, вокаль ансамбльләр, җырчылар һәм нәфис сүз осталары.
– Сарман ягы – җыр, моң ягы. Илһам Шакировны биргән өчен генә дә без бу төбәкне хөрмәт итәбез, яратабыз, - диде Зилә Сөнгатуллина бүләкләү тантанасында.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин да яшь талантларга: “Кыю булыгыз, һәрвакыт җиңүгә омтылыгыз!" - дигән матур теләкләрен җиткерде.
– Җиңү теләге көчле булса да, мондый дәрәҗәле конкурста уңышка ирешербез дип көтмәгән идек. Чөнки республикада талантлы балалар һәм яшьләр бик күп һәм аларның һәрберсе “Йолдызлык”ка ныклы әзерлек һәм җиңүгә омтылыш белән килә. Шатлыгыбызның чиге юк, - диделәр Җәлил кызлары Эльвина Гыйбадуллина һәм Элина Абдуллина. Ә “Вокал-соло” номинациясендә I урынны яулаган Виктория Пузанкова:
– Биш яшьтән җырлыйм, зона турларында алты яшьтән катнашам. Ике тапкыр Казанга үттем. Мин һичшиксез җырчы булачакмын, - диде.
Зөлфия Шәрипова