Ләке авылы мәдәният йортында “Казан утлары” журналы көне

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

      27 март көнне, Cарман районы  Ләке авылы мәдәният йортында “Казан утлары” журналы көне үтте. Чара  мәдәният йортындаузды. Килгән  кунакларны ипи –тоз,“Айбагыр” керәшен балалар ансамбле һәм “Игәнә” керәшен халык фольклор ансамбле каршы алды.  Анда “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза), баш мөхәррир урынбасары, филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов, проза бүлеге мөдире, Фатих Хөсни, Гамил Афзал исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сатирик романнар авторы Камил Кәримов, проза бүлеге мөдире, Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыакара, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, күп тарихи романнар, шул исәптән “Илбашы” китабының авторы Роберт Батуллин (Рабит Батулла), бүлек мөдире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
  Алар укучылар, укытучылар,китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр, авыл халкы белән очраштылар. Бу чараны үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International