“Сарман буйларыннан үткән чакта...”
10 август көнне “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә сәламәтлеген ныгытучы өлкәннәр өчен “Социаль туризм “ технологиясе кысаларында Сарман буйлап сәяхәт оештырылды. Республикабызның төрле төбәкләреннән килүчеләр районыбызның ирешелгән уңышларын үз күзләре белән күреп тамаша кылдылар.