Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина белән бергә 7 сентябрьдә районга эшлекле сәфәр кылачак. Сәфәре кысаларында ул белем бирү, сәламәтлек саклау, социаль яклау учреждениеләрендә булачак, шулай ук гражданнарны да кабул итәчәк.