«Авылым тормышы» программасы кысаларында «Ләйсән” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Икмәк кадере” дип аталган чара үткәрелде. Балаларда игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, милли традицияләребезне саклауны дәвам иттерү максатыннан элекеге эш коралларын күрсәтеп, аларның кулланышы аңлатылды. Соңыннан һәр бала күпереп пешкән икмәктән авыз итте.