Кадерле яшьләр, хөрмәтле сарманлылар!
Яшьләр көне уңаеннан котлыйм!
Яшьлек – кеше гомеренең иң гүзәл чоры. Кайда яшьлек – шунда кыюлык, инициатива һәм оптимизм.
Районыбыз яшьләре талантлы, эшлекле, энергияле. Сезгә, кадерле егетләр һәм кызлар, зур өметләр баглана. Туган төбәгебезнең, илебезнең бүгенге һәм киләчәк үсеше сезнең актив тормыш позициягезгә бәйле. Сез барлык өлкәләрдә – авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, мәдәнияттә нәтиҗәле эшлисез. Арагызда үз бизнесларын үстерү юнәлешендә эшләүчеләр шактый. Шул ук вакытта районның иҗтимагый тормышында да актив катнашасыз. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!
Республикабызда, районыбызда яшьләрнең тормышын, ялын нәтиҗәле, файдалы итеп оештыру өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Киләчәк сезнең кулда. Шуңа күрә сыйфатлы белем алырга, тырышып эшләргә омтылыгыз.
Бәйрәм белән тагы бер кат чын күңелдән тәбрик итәм, укуыгызда һәм эшегездә зур уңышлар телим. Алга куйган максатларга һәрвакыт ирешергә, бердәм булып һәм матур итеп яшәргә язсын.
Күңелләрегездә изгелек, мәхәббәт, дәрт сүрелмәсен. Сәламәт, бәхетле булыгыз.