Конкурс "Автобабай" "Автоәби"

28 сентября 2023 г., четверг
Бәйгедә катнашучыларны район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең район филиалы начальнигы Алсу Ситдыйкова, ДОСААФ белгече Венера Сәетшина сәламләделәр, бәйгенең тәртибен аңлаттылар, якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән котладылар.
Ярышларның беренче этабы ДОСААФның территориаль бүлегендә үтте. Бәйгедә катнашучылар анда B категориясенә кагылышлы билетлар чиштеләр. Икенче этап ДОСААФның полигонында оештырылды. Автомобиль сөючеләр «Транспорт чарасын автошәһәрчектә йөртү» дигән ярышларда көч сынаштылар.
Ахырдан ике этап баллары буенча җиңүчеләр һәм призерлар ачыкландылар. Ир-атлар арасында җиңүгә Сарман авылыннан Измаил Купаев иреште. Күтәмәле авылыннан Раян Әхмәтбаев аннан азга гына калышты. Зур Нөркәй авылыннан Мөнир Кашапов призлы өчлекне япты.
Хатын-кызлар арасында Карашай-Саклау авылыннан Роза Маштаковага тиңнәр булмады. Сарманнан Резидә Мирзасалихова икенче урында урнашты. Ул беренче этапта 20 сорауның берсендә генә ялгышты, билетын башкаларга караганда күпкә тизрәк чиште. Аның якташы Раушания Кәримова өченче урынга лаек булды.
Кормаш авылында яшәүче Гомәр абый Миңнегалиев ярышларның иң өлкән катнашучысы булып танылды. Хәзерге вакытта аңа — 89 яшь.
Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе сәркатибе Айназ Сафина, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесенең район филиалы начальнигы Алсу Ситдыйкова, район ЮХИДИ бүлекчәсенең юл-патруль хезмәте инспекторы Рамис Сафин, ДОСААФның территориаль бүлеге җитәкчесе Альберт Хаҗиев алдынгыларга дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Башка катнашучылар да бүләксез калмадылар. Җиңүчеләр район данын 5 октябрьдә Казан шәһәрендә үтәчәк республика бәйгесендә яклаячаклар.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International