18 октябрь көнне район мәдәният йортында “Без - сәнгатьле халык” районкүләм конкурсы кысаларында Нөркәй авыл җирлеге үзешчән сәнгать осталарының концерты булып узды

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

18 октябрь көнне район мәдәният йортында “Без - сәнгатьле халык” районкүләм конкурсы кысаларында Нөркәй авыл җирлеге үзешчән сәнгать осталарының концерты булып узды. Тамашачылар җыр-биюләрне, скетч, спектакльләрдән өзекләрне, баянчылар һәм “Нөркәем” фольклор ансамбленең чыгышларын яратып карадылар. Әлеге концерт Нөркәй авыл җирлегендә талантларның, сәнгать яратучыларның бик күп булуын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International