Районда юл иминлеген тәэмин итү буенча профилактик чаралар үткәрү дәвам итә.
15 декабрьдә Җәлил бистәсендә Ленин урамының 5 һәм 6 йортлары янында 16.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр «Тоннель» профилактик чарасы үткәреләчәк. Профилактик чара транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән.