Сарман муниципаль районында алдан төзелгән график нигезендә, яңа ел каникуллары көннәрендә төрле категория гаиләләргә рейдлар оештырылды. Ведомствоара эшче төркем гаиләләрнең яшәү шартлары белән танышты. Алар янгын куркынычсызлыгын төгәл үтәү хакында балалар һәм әти – әниләр белән инструктаж уздырдылар. Янгынга каршы куелган сигнализациләрне һәм аларның төзеклеген барладылар. Мондый очрашулар гаиләдә җаваплылыкны арттыра, уңай атмосфера булдыруга ярдәм итә.