Кыш бабай үзенең оныгы Кар кызы белән киләсе елга кадәр саубуллашып ерак Төньякка китәр алдыннан Сарман китапханәсенең могҗизалар бүлмәсенә кереп чыгарга уйлаган. Ә бу вакытта анда балалар Симка, Нолик һәм бик күп урман җәнлекләре, Убырлы карчык белән күңелле бәйрәм оештырганнар. Убырлы карчык бик күп китап укып акыллы, тәртиплегә әверелеп балаларны, Кыш бабайны шаккаттырган... Менә шундый бик матур, җырлы- биюле тамаша үтте китапханәнең ”Книгостайл” –могҗизалар бүлмәсендә.