Музей яңалыклары

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Таҗетдин Ялчыгол 1796 елда  иҗат иткән “Рисаләи Газизә” әсәре халыкның иң яратып укый торган әсәре булган. Үз дәверендә күчерелә-күчерелә халык арасында киң таралган. Ул Бохара суфые Аллаярның “Сөбател - гаҗизни” (“Көчсезләрнең ныклыгы”) исемле шигъри әсәренә комментарий (шәрех) рәвешендә язылган. Ул исламны тануга һәм тотуга, аның тарихына, ахирәткә багышланган. Бер үк вакытта бу әсәрдә дөнья тормышына, әдәп-әхлакка карата да фикерләр әйтелгән, мәсьәләне тулырак яктырту өчен хикәятләр китерелгән. Беренче тапкыр “Рисаләи Газизә” 1847 елда Петербургта басылып чыга. Казан Император университеты типографиясендә ул 1850 елда  басыла һәм шуннан соң Казанда күп мәртәбә бастырылып таратыла. 1916 елда Таҗетдин Ялчыголның “Рисаләи Газизә” әсәрен Бертуган Каримовлар типографиясендә (Казань. Типография Т.Д.”Бр. Каримовы” 1916) ) бастыралар. Нәкъ шушы сонгылардан булып басылган нөхсәне безнең музейга “Тамырлар - Корни” фонды хезмәткәре Вәлиев Албин бүләк итте. Еллар үтү белән саргайган, укый-укый таушалып беткән, инде бүгенге көндә халык ядкаре булган бу уникаль китап хәзер безнең музей фондында сакланачак. Ә моңа кадәр аны күз карасыдай Албинның бабасы Габбасов Гомәр Габбас улы саклаган һәм халыкка мирас итеп калдырган.

Шушындый уникаль экспонатны музеебызга тапшырган өчен Вәлиев Албинга рәхмәтебезне белдерәбез һәм эшендә уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International