Бүген Илексаз авыл җирлегендә халык җыены узды

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Илексаз авыл җирлегендә халык җыены узды. Аның эшендә район Башкарма комитет җитәкчесе Ләис Нуртдинов катнашты һәм районның социаль-икътисади торышы турында чыгыш ясады. Авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов узган ел җирлектә башкарылган эшләр хакында сөйләде. Авыл мәктәбе эшчәнлеге белән директорның укыту эшләре буенча урынбасары Зилә Хуҗина чыгышы тыңланды. Ул мәктәп бинасын киләчәктә ремонтлау планына кертүне үтенде. "Сарман" агрофирмасының хезмәт уңышлары, бүлекчәдә хезмәт куючыларның керткән өлеше хакында бүлекчә җитәкчесе Ризван Закировка сүз бирелде. Участок полиция хезмәткәре Марс Кәримов әле биредә күптән түгел эшли башлаган. Халык иминлеген, тынычлыгын саклауда бердәмлеккә чакырды ул. "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина үзәктә халыкның сәламәтлеген ныгыту шартлары, мөмкинлекләре белән таныштырды. Ахырдан җирлек халкы үзен кызыксындырган сорауларын бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International