Гаиләләр белән чираттагы очрашу

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

   Кешелек яшәешендә гаиләләрдә проблемалар булып кына  тора һәм бүген дә  проблемасыз гаиләләр юк. Күпләре  көндәлек авырлыкларны үзләре  уңышлы гына җиңеп киләләр. Ә тормышта ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр дә бар. Шундый гаиләләргә һәм балаларга ярдәм күрсәтү максатыннан, Сарман районы "Шәфкать" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан чираттагы рейд 13, 14 нче февраль  көннәрендә районнан ерак булмаган авылларга оештырылды. Мондый көннәрдә белгечләргә вакыты белән ситуациягә карап: киңәшче, сердәшче, ярдәмче, укытучы, арадашчы,яклаучы  булырга да  туры килә. Гаиләләрдә очрашулардан тыш, балалар бакчасы белән дә хезмәттәшлек оештырылды. Уздырылган тәрбияви  чаралар балаларның аралашу күнекмәләрен үстерүгә, әти – әниләр белән мөнәсәбәтләрне ныгытуга  юнәлтелгән иде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән уздырылган рәсем шөгыле бигрәк тә  нәтиҗәлесе булды. Чөнки рәсем ясау – кешене тынычландыра, үзеңне, дөньяны танып белергә өйрәтә. Бу балаларга бушанырга, беразга гына көндәлек  мәшәкатьләрдән арынып торырга,  үзләре сүз белән белдертә алмаганны әйтеп бирергә ярдәм итте.Тулаем алганда мондый  эш төрләре,  социаль патронаттан тыш, тормышка карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләргә дә булыша.

                             

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International