Сармандагы үзәк парк тагын да камилләшә

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

“Сарман” кинотеатры алдындагы үзәк паркның бүгенгесе һәм киләчәге турында җәмәгать тыңлаулары үтте.

Паркның икече өлеше проекты, анда булачак архитектур элементлар белән “Архитектура десанты” җәмгыяте архитекторы Лилия Еникеева таныштырды. Ял итү зонасын, балалар мәйданчыгын тагын да камилләштерү юнәлешендә теләк-тәкъдимнәр дә кабул ителде. Тыңлауларда район башлыгы Фәрит Хөснуллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International