Сарманда табиблык амбулаториясе ачылды

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Бүген район үзәгендә яңа табиблык амбулаториясе үз ишекләрен ачты.

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илдус Шакиров һәм табиблык амбулаториясе мөдире Регина Мирасова символик тасманы кискәч, кунаклар эчкә уздылар һәм амбулатория белән таныштылар. Амбулатория Сарманның Татарстан, С.Рәфыйков, Совет, Тинчурин, З.Хәсән, Х.Туфан урамнарында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International