Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Җиңүгә юл!» патриотик уены

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

   “Мәрхәмәтле ел” республика ирекле акциясе һәм Иреклеләр елы кысаларында, Сарман урта мәктәбендә «Җиңүгә юл!» патриотик уены үтте. Уенны оештыручылар – “Шәфкатъ” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белегече Вагизова Ләйсән һәм “Җиңү Волонтерлары”ның Сарман бүлеге әйдәп баручылары Ибрагимова Миләүшә һәм Салихова Камилә. Уенда өч команда катнашты: “Снайперчылар”, “Партизаннар”, “Радистлар”. Барлык команда уенчылары актлар залында җыелып, экспертлар һәм уен кагыйдәләре белән таныштылар. Маршрут битләрен кулга алгач, уенчылар биремнәрне үтәргә керештеләр. Барлыгы җиде сынау үтәргә туры килде. Катнашучылар барлык сынауларны да үтеп чыга алдылар. Уен барышында укучылар Бөек Ватан сугышы турында тупланган белемнәрен күрсәтә алдылар, математика, медицина өлкәсендәге белемнәрне практикада кулланып карадылар. Уенга нәтиҗәләр ясалгач, һәр катнашучы дипломнар белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International