9нчы МАЙ

2018 елның 11 мае, җомга

Җиңү көне - бөтен Россия халкы өчен иң зур, иң шатлыклы, иң изге бәйрәм. Зур Нөркәй авылында җиңү бәйрәме уңаеннан барыбыз да һәйкәл буена митингка җыелдык. Митинг башланганчы Зур Нөркәй мәктәбе укучылары “Үлемсез полк” булып авыл урамнарыннан үттеләр. Һәрбер укучы, укытучы кулында сугыш кырында батырларча һаләк булган бабайлар, әбиләр фотолары иде. Бу көнне алар безнең белән туган авылларында булдылар. Митингта җиңү яулаган, тылда хезмәт иткән өлкәннәребез хөрмәтенә бик күп җылы сүзләр әйтелде, җырлар җырланды, шигырьләр укылды. Безгә җиңү яулаган батырларыбыз хөрмәтенә 1 минутлык тынлыктан соң һәйкәлгә венок салынды. Өлкәннәребез бәйрәмне чәй өстәлендә дәвам иттеләр. Җиңү яулаган батырларга бездән мәңгелек Дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International