Мәдәният яңалыклары

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

2018 елның 6 май көнендә Казан шәһәрендә бөтен Татарстан Республикасы буенча тынлы оркестрлар III Республика гала-марафон фестивале үткәрелде.

Татарстан Республикасы  мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Э. Р. Камалова  хаты нигезендә - фестивальдә төрле шәһәрләрдән оркестрлар чыгыш ясадылар: Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Азнакай, Мамадыш, Шәмәрдән, Кукмор, Мөслим, шулай ук башкала Казан шәһәренең коллективлары. Шул исәптән, Фәрит Фоатович Ханнанов җитәкчелегендәге, үзебезнең «Экспромт» тынлы оркестры чыгыш ясады. Оркестрга кушылып Абдуллина Элина һәм Нуретдинова  (Зарипова) Ландыш Соббуховна җырладылар.

Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгы һәм  Казан дәүләт консерваториясе ректоры исеменнән «Экспромт» тынлы оркестрга рәхмәт хатлары тапшырылды.

Ханнанов Фәрит Фоатовичны һәм оркестрны  Җәлил музыка мәктәбе коллективы чын күңелдән  котлый!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International