Мәдәният яңалыклары

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Менә ничә ел инде Зур Нөркәй авыл мәдәният йортының "Нөркәем" вокал-инструменталь ансамбле "Иске Казан түгәрәк уены" Республика татар фольклор фестивалендә катнашып алдынгы урыннарны яулап килә. Быел да коллектив бу фестивальдә "Ыру такмаклары" дигән җыр белән катнашып, жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм, нәтиҗәдә, 1 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Моң чишмәләрегез сакмасын, һәрчак уңышлар юлдаш булсын сезгә, нөркәйлеләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International