Депутатлар район Башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Бүген, 14 майда, III чакырылыш район Советының чираттан тыш утырышы узды.

Аны район Советы рәисе – район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Беренче көн тәртибендә район Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе каралды. Муниципаль районы Уставы нигезендә, тәкъдим ителгән кандидатлар арасыннан депутатлар әлеге вазифага бертавыштан Әлфис Фәйзрахман улы Мөхәммәтгәрәевны сайладылар. Гомуми эш стажы 34 елдан артык булып, шуның 17 елында Әлфис Фәйзрахманович идарә итү һәм җитәкчелек вазифалары башкара, ике югары белемле. 
Икенче көн тәртибе буенча район участок сайлау комиссияләренә кандидатлар исемлеге каралды. 
Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев, ТР Президентының Территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе Искәндәр Хәйруллин катнаштылар.

http://sarman-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International