Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. 15 май – Гаилә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Азалак авыл китапханәсе укучы балалар арасында “Гаиләм – минем байлыгым” дигән рәсем конкурсы оештырды. Балалар конкурска бик теләп катнаштылар, рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды. Һәр укучыга сертификат һәм бүләк тапшырылды.