15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан күп еллар бергә гомер итүче парларны котладылар. Сарман районы Ләке авылында Николай һәм Антонида Борисовларның бергә гомер кичерүләренә – 60, Демьян һәм Федора Маловларның гаилә коруларына 60 ел тулды. Алар гомер буе авыл хуҗалыгында хезмәт итеп лаеклы ялга чыкканнар. Ике гаилә дә тату, авылдашларына, яшь буынга үрнәк булырдай гаилә. Гаиләләргә ныклы сәламәтлек, мәхәббәт һәм озын гомер телибез.