Мәдәният яңалыклары

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп бергә атлаучыларның бер пары Иске Кәшер авылыннан Флюра апа һәм Фаяз абый Харисовлар гаиләсе. Гаилә көне унаеннан “Пар канатлар” дип аталган бәйрәм кичәсен билгеләп үтү өчен Фаяз абыйлар гаиләсенә тукталдык. “ Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр...” - борынгылар әнә шулай җырлаган. Буген без дә әнә шундый пар канатлы,бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып 56 ел бергә яшәүче матур гаиләдә кунакта булдык. Алар икесе дә гомерләрен мәктәптә балалар тәрбияләүгә багышлаганнар, бер ул, ике кыз үстергәннәр, оныклар тәрбияләшкәннәр. Балалары Фаиль, Розалия, Гүзәлия әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр, озын, сәламәт гомер теләделәр. Иске Кәшер мәдәният йорты, авыл җирлеге коллективы белән берлектә, кызыклы бәйрәм программасы төзеп, юбилярларга җылы котлау сүзләрен җиткерделәр. Башыңа тәшсә, башмакчы буласың, - дигән бит борынгылар. Гаилә тормышында кем генә булмыйбыз: итекче дә, читекче дә, министр һәм башкасы да. Һәр гаиләнең үз казаны.Ул шунда кайный, уз шатлыгы, уз кайгысы һәм, әлбәттә инде, үзе генә белгән, узенә истәлекле, ә бәлки кызыклы да вакыйгасы да булган. Ромашка чәчәге мәхәббәт һәм тугрылык билгесе. Кичә барышында пар канатлы гаиләбез белән “Ромашка” уены уйнадык. Шул уен аркылы Флюра апа һәм Фаяз абый үзләренең гаилә бәхете серләрен дә ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International