"Без бергә" республикакүләм балалар халык иҗаты фестивале

2018 елның 19 мае, шимбә

18 майда Казанның Идел буе дәүләт физкультура һәм спорт академиясендә республикабыз башкаласында “Без бергә” балалар халык иҗаты фестивале узды. Фестиваль сәләтле балалар һәм гаиләләрне барлау һәм зурлауда зур роль уйный. Зур Нөркәй урта мәктәбе укучылары Махубрахманова Чулпан һәм Махубрахманов Риназ әниләре Ландыш Тәзбировна белән “Иҗади гаилә” номинациясендә катнаштылар һәм җиңү яуладылар. Аларның яраткан шөгыльләре – гәҗиттән үрү һәм калфак чигү күпләрдә кызыксыну уятты. Махубрахмановлар “Җиңүче” дипломы белән бүләкләнеп, алга таба иҗади эштә зур планнар корып кайтты. Без аларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International