Район Советында атналык киңәшмә

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә балаларның җәйге ялын оештыруга кагылышлы иде. Бу турыда мәгариф бүлеге начльнигы Әлфәт Сабиров, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин, район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлнара Хәйбрахманова чыгышлары тыңланды. Алар каникуллар чорында балаларның ялын оештыру, сәламәтлекләрен ныгыту, вакытлыча эшкә урнаштыру төрләренә тукталдылар.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча – 14 майдан 20сенә кадәр районда узган ВИЧ-инфекция профилактикасы чаралары турында район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы Линера Габделхакова чыгышы тыңланды.

Киңәшмә эшен район Сабантуе уза торган мәйданда дәвам итте. Биредә Сабантуйга әэерлек мәсьәләләре каралды: башкарыласы эшләр, җаваплы оешмалар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International