Без-бердәм, тату гаилә!

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә-ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.  

  19 май көнне Иске Минзәләбаш мәдәният йортында Халыкара Гаилә көненә багышланган бик күңелле очрашу уздырылды.

  Бәйрәмгә Иске Минзәләбаш авылының иң тырыш, иң үрнәк,  күп бала тәрбияләүче  3 гаиләсе чакырылды. Сәхнәгә күтәрелгән гаиләләр берәм-берәм үзләре белән таныштырдылар.  3 бала тәрбияләүче Лилия һәм Радик Габдрахмановларның тормышы, Лилия сөйләгән кыйсса һәм экранда берсен-берсе алыштырган гүзәл мизгелләр булып,  күз алдына килеп басты.

 3 егет һәм 2 кыз үстерүче Ләйсән һәм Руслан Габдрахмановларны тыңлаганда күзгә яшьләр килде. Ел саен Сабантуй мәйданнарында ат чабышларында катнашучы абыйларыннан калышмасын дип,  4 яшьлек Ранилгә дә кечкенә ат алып кайтканнар.

  Рүзилә һәм Илшат Фәрхетдиновлар гаиләсендә 3 егет һәм  1 кыз үсә. Егетләр әтиләре белән бергә үз басуларында терлек азыгы үстерәләр, техника ремонтларга өйрәнәләр.    9 нчы классны тәмамлаучы Илнур белән Рәмилә алдагы тормышларын медицина белән бәйләргә уйлыйлар икән- Әлмәт медицина көллиятенә укырга керергә телиләр.

  Бу гаиләләрдә үсүче балалар хезмәт белән тәрбияләнәләр, сәнгатьне дә үз итәләр. Мәдәният йортында уздырылучы төрле чараларда бик актив катнашалар.

 Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сахипова сәламләде. Ул һәр гаиләгә атап үзенең матур, үзенчәлекле теләкләрен җиткерде, алдагы тормышларында уңышлар теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды.

   Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Әмирҗан кызы Валишина гаилә институтының әһәмияте турында сөйләп, катнашучы гаиләләргә соклануын белдерде.

 «Ныклы гаилә»  проекты кысаларында шушындый  чаралар уздыру тигез, ныклы гаиләләрнең күп булуын пропагандалау булып та торсын иде” , дигән теләкләрен “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Сарман бүлекчәсе җитәкчесе Гөлүсә Мөхәммәтҗан кызы Харисова, районның опека һәм попечительлек бүлекчәсе баш белгече Фәридә Фаяз кызы Шәйдуллина  да җиткерделәр.

  Авыл җирлеге башлыгы Альфинур Рәфәт кызы Мияссарова, шушындый,  җиргә береккән тырыш  гаиләләр барында, авылның киләчәге бар дигән ышаныч белән,  аларга бала тәрбияләүдә уңышлар, башлаган эшләренең сөенечле нәтиҗәләрен күрү бәхете теләде.

   Очрашу викторина-уен  форматында дәвам итте. Гаиләләр төрле сорауларга җавап бирделәр, кызыклы уеннар уйнадылар, тормыштагы төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International