18 май көнне Юлтимер балалар бакчасында сөйләм үстерү һәм танып-белү өлкәләре буенча оештырылган «Математика илендә” исеме астында интеграль йомгаклау эшчәнлеге үтте. Анда Җәлил бистәсенең 1 че номерлы “Каенкай” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Зиннатуллина Татьяна Николаевна да катнашты. Ул эшчәнлек барышын күзәтте, анализлады, төрле биремнәр һәм әнгәмә ярдәмендә балаларнын белем дәрәҗәсен тикшерде.