Сарманда «Читайлэнд»(«Укыйбыз») әдәби фестивале

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Сарман үзәк китапханәсе ТР мәдәният министрлыгының муниципаль мәдәният учреждениеляренең иҗат коллективлары проектлары конкурсында “Читайлэнд” (“Укыйбыз”) әдәби фестивале проекты белән җиңү яулаган иде. 23 май көнне  Сарманның үзәк ял паркында шушы фестиваль үткәрелеп, проект гамәлгә ашырылды. Анда районыбызның урта гомуми белем бирү мәктәпләре командалары катнашты. Укучылар якташ шагыйрь һәм язучыларның, шул исәптән Ф.Яхин, М.Маликова, Р.Кәрами, А.Гыйләҗев, Д.Гарифуллин, Н.Акмал, В.Хәйруллина һәм ТР язучылар берлеге рәисе, драматург Д.Салиховның әсәрләрен укып, сорауларга җавап бирергә тиеш булдылар. Укыган әсәрләрдән өзекләр сәхнәләштерделәр. Укучыларның чыгышларын якташ язучылар һәм шагыйрьләр Фәрит Яхин, Рәфкать Кәрами, Вәсимә Хәйруллина, Дамир Гарифуллин, Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя апа һәм район “Үзәкләштерелгән китапханә” директоры Роза Гайфуллина бәяләделәр. Чара ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы Рафис Уразаев, китапханәче Альмира Нәбиева башкаруындагы моңлы җырлар, китапханәче Рәзинә Гарифуллина тарафыннан укылган матур шигырьләр белән үрелеп барды. Дәртле биюләр биелде. Барлык командалар да фестивальгә яхшы итеп әзерләнеп килгәннәр иде. Аларны бәяләве бик авыр булды. I урынга – Сарман урта мәктәбенең “Татар яшьләре”, II урынга – Сарман гимназиясенең “Асылташлар”, III урынга – Петровка Завод урта мәктәбенең “Туган тел” командалары лаек булды. Призерларга һәм җиңүче командага медальләр һәм дипломнар, җиңүче командага махсус бүләк – кубок тапшырылды. Катнашкан командалар сертификатлар алдылар. Барлык катнашучыларга да бүләкләр бирелде. “Читайлэнд” (“Укыйбыз”) әдәби фестивалендә катнашкан барлык укучыларга, аларны әзерләгән укытучыларга һәм чараны оештырырга үз өлешен керткән һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, яңа казанышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International