Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте 2018 елны “Шиһабетдин Мәрҗәни елы” дип игълан итте. Январь аенда мәшһүр дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы, мөгаллим, археолог, этнограф, көнчыгыш белгече Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулды. Шул уңайдан 22 май көнне Җәлил китапханәчеләре 2-че санлы урта мәктәбенең укучылары белән ачык дәрес үткәрделәр. Укучыларны күренекле шәхесебезнең әсәрләре һәм тормыш юлы белән таныштырып үттеләләр. Укучыларга Шиһабетдин Мәрҗаниның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган видеофильм күрсәтелде. Очрашуда яхшылыкка багышланган мәкальләр, әйтемнәр укылды. Мәгърифәтченең идея-фәлсәфи карашлары, аның мөгаллим, дини ислахчы, тарихчы, фәлсәфәче буларак эшчәнлеге татар халкының гына түгел, ә бөтен Россия халыкларының әдәбияты һәм мәдәнияты тарихында күренекле урын алып тора. Шиһабетдин Мәрҗани иҗатын өйрәнү, аның мирасын дәвам итү безнең төп бурычыбыз булып тора.