Рус әдәбияты классигы Л.Н.Толстойның 190 еллыгы уңаеннан Җәлил поселок китапханәсе Җәлил гимназиясе белән берлектә «Человек человечества славен на века» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичә язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация, «Ясная Поляна», «О Л.Н.Толстом», «Война и мир» фильмнарыннан өзекләр карау белән үрелеп барды. Укучылар “Филиппок” хикәясенә инсценировка куйдылар һәм Л.Н.Толстойга багышланган шигырьләр укыдылар. Бәйрәмгә кунак итеп поселокның рәсем мәктәбе укытучысы Т.В.Илюхина чакырылган иде. Ул үзенең бөек язучының туган ягына сәяхәте турынды мавыктыргыч итеп сөйләде, кичәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде.