“Сандугач” балалар бакчасында ГИБДД хезмәткәре белән очраштылар

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Соңгы вакытта авылыбызда автотранспорт саны, юллардагы машина хәрәкәте көннән-көн арта. Шуның нәтижәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да арта.Ә бу исә, үз чиратында балаларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүне бик житди мәсьәлә икәнен күрсәтә.Кече яшьтә алган күнекмәләрне бала онытмый, яхшы үзләштерә. Юл йөрү күнекмәләрен өйрәтү гаилә, балалар бакчасы һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә алып барганда нәтижәлерәк икәнен «Сандугач» балалар бакчасында күптән төшенделәр инде. Мәктәпкә әзерлек төркеме  балалары  ГАИ хезмәткәре Сафин Рамис Расихович белән очраштылар. Динар Рамилевич алар белән әңгәмә үткәрде, сораулар бирде, истәлекле бүләкләр тапшырды һәм мультфильм күрсәтте  “Аркадий Поровозов – Саша и Маша”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International