Сарайлы балалар бакчасында зур бәйрәм!

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

Бу нинди матур кичә?
Бу нинди шатлык бүген?
30 майда Сарайлы балалар бакчасында зур бәйрәм бакча белән саубуллашу. Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән сөендергән, безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бакчада соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар. Без бакчабыздан акыллы,тәртипле өч бөртек кызыбызны - Галимзянова Азалия, Нигматуллина Татьяна, Раджапова Аделиналарны мәктәпкә белем алырга озаттык. Бәйрәм күтәренке рухта узды. Соңыннан әти-әниләр сабыйларга үзләренең зур теләкләрен юлладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International