1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан Саклаубаш урта мәктәбе, мәдәният йорты, авыл китапханәсе бәйрәм оештырдылар. Чара вакытында балалар төрле уеннар уйнадылар, концерт номерлары башкардылар. Соңыннан мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре балаларны тәмле ризыклар белән сыйладылар.