1 июнь көнне балалар көне уңаеннан “Татар Илеге” ял паркында “Балачак – бәхет иле” дип исемләнгән бәйрәм булып узды. Бәйрәм муниципаль район башлыгы Ф.М.Хөснуллинның котлавы белән башланып китте. Шулай ук муниципаль район башлыгы урынбасары Г.Р.Гараева һәм Башкарма комитет җитәкчесе А.Ф.Мөхәммәтгәрәев үзләренең котлауларын җиткерделәр. Үрнәк балалар бакчалары, ана сертификатына лаек булган гаиләләр, балигъ булмаган балалар белән эшләү комитеты хезмәткәрләре, “Кайсыгызның кулы җылы?” хәйрия акциясендә катнашучылар, волонтерлар һәм “Минем гаиләм” рәсем конкурсында җиңүче балалар бүләкләнде. Бәйрәм матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле уеннар белән дәвам итте.