Юлтимер балалар бакчасында “Чыгарылыш кичәсе”

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Юлтимер балалар бакчасында “Чыгарылыш кичәсе” булып узды. Балалар килгән кунакларга һәрьяклап узләренең осталыкларын күрсәттеләр. Татар халык уен коралларында  уйнап җыр башкарулары кунаклар күңеленә бигрәк тә хуш килде. Мәктәпкә чыгып китүчеләр Хабибуллин Салават белән Билалова Асылъяр башкаруындагы дуэтны тыңлаганда да күз яшьләрен тыеп тору мөмкин түгел иде. Бәйрәм ахырында балалар хушлашу вальсын биеделәр. Әлеге матур да моңсу да булган бәйрәмебез барлык кешенең дә күңелләрендә озак еллар сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International