Балачак — бәхет иле

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 1 июньдә район үзәгендәге Татар Илеге ял паркында “Балачак – бәхет иле” дигән зур бәйрәм үткәрелде.

 

Балаларны иң элек бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.

— Сезне матур бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм! Сез, балалар, бу дөньяга бәхетле булыр өчен тугансыз. Ә без, олылар, сезгә игътибарыбызны, мәхәббәтебезне, күңел җылысын бүләк итәбез, һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер торабыз.

Районыбызда гаиләләргә ярдәм итүне һәм балаларны яклауны күздә тоткан программалар киң гамәлгә ашырыла. Үсеп килүче буын буш вакытын файдалы үткәрсен, үзенең сәләтен ачсын, шөгыль тапсын өчен, барлык мөмкинлекләр тудырылган. Шуңадыр, районыбыз данын төрле бәйгеләрдә һәм ярышларда яклаган талантлы балаларның саны елдан-ел арта. Бүген балаларыбызга бүләк иткән игътибар һәм күңел җылылыгы һәрчак аларны озата барсын, аларга акыллы, тәүфыйклы һәм игелекле кешеләр булып үсәргә ярдәм итсен иде, - диде ул, балаларга тынычлык, иминлек, бәхет һәм шатлык теләп.

Бәйрәм истә калырлык күңел-ле мизгелләргә бай булды. Балаларның бәхетле балачагы өчен тырыш хезмәт куючылар, төрле бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яулаган балалар, иҗади гаиләләр һәм башкалар бүләкләнде.

 

Районда үрнәк бакчалар бар

Билгеле булганча, районда бүгенге көндә 23 балалар бакчасы һәм 10 мәктәпкәчә төркем эшли. Балалар бакчалары ел саен район, республика һәм Россия күләмендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә катнашалар, җи-ңүләр һәм призлы урыннар яулыйлар. Быелның 30 январеннән 15 мартына кадәр “Үрнәк балалар бакчасы” дигән Бөтенроссия смотр-конкурсы үткәрелде. Апрель аенда аңа йомгак ясалды. Россиянең  иң яхшы 1000 балалар бакчасы арасында безнең районның да ике – Җәлил поселогының “Аленушка” һәм район үзәгенең “Лилия” балалар бакчалары җиңү яулый алды.

Бәйрәмдә Фәрит Хөснуллин аларның җитәкчеләренә — Резедә Хаҗиевага һәм Резедә Вәлиевага диплом һәм бүләкләр тапшырды.

 

Ана һәм бала хакына

Илебездә яшь гаиләләргә ярдәм йөзеннән, 2007 елдан “Ана капиталы” сертификаты бирелә башлады. Быелның 1 январенә бу сертификатка барлыгы 2216 гаилә ия булды. Бәйрәмдә тагын ике гаиләгә “Ана капиталы” сертификаты тапшырылды. Моннан тыш, быел районыбызда 25 яшькә кадәр 1 бала тапкан 28 әнинең 18 е – 50 мең сум, 30 яшькә кадәр 3 бала тапкан бер әни 100 мең сум күләмендә матди ярдәм алды.

 

Иҗади Бәдретдиновлар

Районыбызда иң иҗади гаиләләрнең берсе булган Колмәт авылында яшәүче Бәд-ретдиновлар (беренче биттә рә-семдә) гаиләсен белмәүчеләр бар микән? Сәнгатькә гашыйк бу гаилә район күләмендә генә түгел, аннан читтә үткәрелүче конкурс һәм фестивальләрдә дә актив катнаша, үзенең чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өсти, тамашачыларны сөендерә. Алар исәбендә күп санлы җиңүләр дә бар. Гаилә балачак бәйрәменнән дә читтә калмады — Әлфиназ һәм Рәзилә Бәдретдиновалар тамашачыларга матур җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр һәм район башлыгының бүләгенә лаек булдылар.

 

Балачак сагында торалар

Балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләү, аларның хокукларын яклау, балалар арасында хокук бозуларны кисәтү комиссиясенә быел — 100 ел.  Алар балалар белән эшләүдә бәяләп бетергесез зур көч куя. Аларның иң актив әгъзаларына – Рәйханә Әхкәмовага, Гөлнара Хуҗинага, Рәхилә Мөбәракшинага, Розалия Сәгъдәтовага бәйрәмдә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Быел – иреклеләр елы

Быелгы ел Россиядә “Волонтерлар елы” дип игълан ителгән иде. Районда бу хәрәкәт актив эшләп килә, һәм анда башлап йөрүчеләр – яшьләр. Волонтерлар буш вакытларын ялгыз өлкәннәргә, ятимнәргә, физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга һәм башка ярдәмгә мохтаҗларга багышлыйлар.

— Матур һәм сау-сәламәт булып үсегез, безнең ышанычыбыз булыгыз, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, бәйрәм белән балаларны тәбрикләп, һәм иң актив волонтерларны билгеләп үтте. Болар – волонтерларның кураторы Ләйсән Вагыйзова, Гөләндәм Хәлиуллина, Иркә Хәбибелхакова, Миләүшә Ибраһимова, Регина Әһлиева, Аида Байхуҗина һәм Чулпан Гаделшина.

 

Сарман балалары — рәсемгә дә  осталар

Быел районда бакча балалары өчен “Минем гаиләм” дигән рәсем конкурсы үткәрелгән иде. Анда кечкенәләребез бик актив катнаштылар. Ә иң-иң осталары җиңүләр яуладылар. Аларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, бәхетле балачак теләп, бүләкләр тапшырды.

 

«Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне»

Моннан нәкъ бер ел элек 1 июнь көнне “Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге” шул исемдәге хәйрия акция-сенә старт биргән иде. Аның барышында мөмкинлекләре чикле балаларга битараф булмаган сарманлылар алар өчен җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйләделәр. Быелгы бәйрәмдә акциянең I этабына йомгак ясалды. Үзәк җитәкчесе Альбина Сабирова акциядә актив катнашучыларга рәхмәт белдерде, истәлекле бүләкләр тапшырды. Иң активлар район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар.

— Бүген акциянең II этабына старт бирәбез. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең район Советындагы фракциясе җитәкчесе буларак, мин депутатларны да әлеге акциягә кушылырга чакырам. Бүген бөтен дөнья аклыкка күмелгән иде. Балалар күңеле дә шул аклыкны хәтерләтә. Әлеге пакълек күңелләребезгә игелек орлыклары салсын иде, - диде ул, сүзен тәмамлап.

Бәйрәмдә балалар өчен иң матур җырлар, биюләр башкарылды, сәхнәләштерелгән тамашалар күрсәтелде, кызык-лы уеннар, спорт ярышлары һәм башкалар оештырылды. Шигырь сөюче дусларыбыз өчен “Ачык микрофон” эшләде. Уен мәйданчыгы да ул көнне балаларның шат авазларына күмелде. Ә төштән соң нәни дусларыбыз “Сарман” кинотеатрында мультфильмнар карадылар. Тагын бер кат бәйрәм белән, кадерле балалар! Җәйге ялларыгыз күңелле үтсен, балачак күгегез аяз булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International