"Пушкинны укыйбыз" акциясе

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туа. Шул уңайдан Сарман  үзәк һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре кинотеатр янындагы мәйданчыкта “Читаем Пушкина”(“Без Пушкинны укыйбыз”) дип исемләнгән акция үткәрде. Бәйрәм чарасын Укымышлы ябалак ачып җибәрде. Ул укучыларны А.С.Пушкинның иҗаты белән таныштырды. Китапханәчеләр шагыйрьнең “Балыкчы һәм балык” (“О рыбаке и рыбке”) әкиятен сәхнәләштерделәр. Әкият тәмамлангач, укучылар әсәрнең эчтәлеге буенча әзерләнгән сорауларга җавап эзләделәр һәм бик тиз генә җавап та бирделәр. Аннан соң бәйрәмдә катнашучы һәркемгә ачык микрофон янында бөек шагыйрьнең әсәрләрен уку мөмкинчелеге бирелде. Ә микрофон тынып тормады, шигырьләрене укучылар яттан да, китаплардан да укыдылар. Бәйрәм флешмоб белән тәмамланды. Барлык катнашучылар бергәләп җырлап-биеп таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International