30 майдан 30 июньгә кадәр Республикабызда “Наркотикларсыз тормыш”акциясе старт алды. Ул наркотик матдәләрне куллануны һәм аларның законсыз әйләнешен тыюга юнәлтелгән. Акция кысаларында, Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Харисова Кәмәрия Рәис кызы социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланучылар белән Вильгельм Гауфның “Карлик нос” әкияте буенча метафорик тренинг уздырды. Аның максаты - аңны томалаучы матдәләрне куллануга тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү. Тренингта катнашучылар төрле очракларда үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр; бу кагыйдәләрне төгәл үтәмәсәң, аның аянычлы нәтиҗәләргә китерүенә инандылар; психологик сәламәтлекләрен ныгыттылар.