Район мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр көнендә бүләкләнде

2018 елның 3 июле, сишәмбе

1 нче июль көнне Шәрләрәмә авылында яшьләр көне булып узды. Бәйрәмдә районыбызның яшь, инициативалы, алдынгы мәдәният хезмәткәрләре - халык театры режиссеры, "Илек" җыр-бию ансамбле җитәкчесе А.Р.Галиева, район мәдәният йорты тавыш операторы Н.Х.Вагизов район башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Рәхмәт хатларын район Башкарма комитеты җитәкчесе Ә.Ф.Мөхәммәтгәрәев тапшырды. Бәйрәм Мәскәү кунаклары Гүзәлия һәм Хәким концерты белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International