Ел саен 8 июльдә безнең илдә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәләр. 8 июль гаилә көне буларак Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан 2008 елда игълан ителгән иде.
Гаилә – кешелек тормышында иң зур кыйммәтләрнең берсе. Анда кеше дөняга килә, үсә һәм гомере буена шул гаилә белән бәйләнештә була. Гаилә – ул үзе үк бәхет һәм аны сакларга кирәк.
Гаилә көне уңаеннан Сарманның “Татар Илеге” ял паркында бәйрәм чарасы үткәрелде. Анда үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә актив катнаштылар. Алар гаилә турындагы постерлар белән гаиләнең кыйммәтен халыкның исенә төшерделәр, гаилә белән фотога төшү өчен фотозона оештырдылар һәм балаларга күңелле уеннар уйнаттылар.