6 июль көнне “Татар Илеге” паркында Бөтенроссия гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган күңел ачу чарасы үткәрелде. Бәйрәм муниципаль район башлыгы Ф.М.Хөснуллин котлавы белән башланып китте. Ул 25 елдан артык бергә гомер итүче гаиләгә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырды, шулай ук яшь гаиләне котлап, истәлекле бүләк тапшырды.
Район үзешчәннәре бик матур концерт программасы күрсәтте. Сәнгать мәктәбе укытучылары балалар арасында асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырды. Үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре гаилә турындагы постерлар белән гаиләнең кыйммәтен халыкның исенә төшерделәр, гаилә белән фотога төшү өчен фотозона оештырдылар һәм балаларга күңелле уеннар уйнаттылар.